news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Татарстан кулланучылар кооперациясенең эшчәнлегенә йомгак ясаганнар

Киңәшмәнең максаты - халкыбызны үзебездә җитештерелгән товарлар белән тәэмин итү.

Кайбычта Татарстан кулланучылар кооперациясенең эшчәнлегенә йомгак ясаганнар
kaibicy.ru

(Кайбыч, 25 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбычта Татарстан кулланучылар кооперациясенең 2019 елның беренче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм бурычлар билгеләделәр. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Анда төрле районнар үзләрендә җитештергән продукциядән күргәзмә оештырган иде. Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Зәй, Алексеевск, Кукмара кебек башка ерак төбәкләр дә, Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Буада яшәүчеләр камыр ризыклары токмач, иттән әзерләнгән деликатеслар, казы, балык, лимонад ише продукцияләр алып килгән. 

Пленар утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, кооперацияләр эшчәнлегенә тукталды. Кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов болай диде:

- Агымдагы елның 5 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар җәмгыятьләренең эшчәнлеген тагын да яхшырту буенча безне тыңлаган иде. Әнә шуннан чыгып, ул алдыбызга җитди бурычлар куйды. Бүген Кайбыч районы кулланучылар кооперациясенең эш алымнары белән таныштык. Аны саклап калуда һәм үстерүдәге өлеше өчен Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Киңәшмәнең максаты халкыбызны үзебездә җитештерелгән товарлар белән тәэмин итү, производствоны киңәйтү, үз товарың белән башка төбәкләрне дә тәэмин итү, халкыбызны сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итүгә багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100