news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта "Татарча диктант" язучыларның иң өлкәненә 83 яшь булган

Татарстанда «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларга Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

(Кайбыч, 31 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Луиза Сөнгатуллина). 27 октябрь көнне райондагы 17 мәктәптә 255 кеше Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре буенча диктант язды. Әлеге акциядә җитәкчеләр дә актив катнашты, дип яза җирле басма.

Районда диктант язган иң өлкән яшьтәге кеше 83 яшьлек ветеран-укытучы Ләбибә апа булып чыкты, ә иң кечкенәсе – Кече Мәме мәктәбеннән 10 яшьлек Айсылу Насыйбуллина.

Татарстанда «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларга Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot