news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта "Тарихи хәтер" проектының күчмә фотокүргәзмәсе эшләде

"Бердәм Россия” сәяси партиясе төбәк бүлегенең "Тарихи хәтер" дип исемләнгән проектының әлеге күргәзмәсе районның туган көнендә оештырылган иде.

(Кайбыч, 21 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбычта «Тарихи хәтер» проектының күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. "Бердәм Россия” сәяси партиясе төбәк бүлегенең «Тарихи хәтер» дип исемләнгән проектының әлеге күргәзмәсе районның туган көнендә оештырылган иде, дип яза җирле басма.

– Күргәзмәне безгә Югары Осланнан китерделәр, кич белән аны Апаска алып китәчәкләр, – диде партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина. – Күргәзмәдә фронттан килгән хатлар урын алган. Анда райондашларыбызның да хатлары бар. Аларны җыюда һәм саклауда Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Энҗе Миңгалиева активлык күрсәтә. Сугыш чоры хатларын җыюны узган ел башлап җибәрдек. Йорт саен йөреп әлеге кадерле ядъкәрләрне таптык, аларның күчермәләрен район һәм Дәүләт архивларына тапшырдык. – Әле кичә генә Казаннан якташыбыз фронттан Бәрлебашына җибәрелгән хат алып кайтты. Хатлар җыюны дәвам итәбез, – диде Энҗе Миңгалиева.

Районда Бөек Җиңүнең 73 еллыгын үткәрүгә әзерлек планы буенча быел да «Үлемсез полк» акциясе үткәреләчәк. Сугыш ветераннарына, инвалидларына һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына 3 майга кадәр медицина тикшерүе үткәреләчәк. Бәйрәмдә катнашучыларда күргәзмә зур кызыксыну уятты. "Тарихи хәтер" фотокүркәзмәсе белән республиканың барлык районнарында яшәүчеләр дә танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100