news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта тантаналы төстә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле Кайбычта 926 гаиләгә сертификат тапшырылган.

(Кайбыч, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концертта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тагын ике гаиләгә тантаналы төстә Ана (Гаилә) капиталына сертификат тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Сабыйлар тууыны арттыру, яшәү шартларын яхшырту максатыннан нинди генә ярдәм чараларын уйлап чыгармыйлар. Бу сертификатларны яшь гаиләләргә зур бүләк дип саныйм. Шулай да Кайбычта демография актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Балалар күбрәк тусын иде", – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да изге теләкләрен җиткерде, сабыйларның сау-сәламәт булып, әти-әни тигезлегендә үсүләрен теләде. Кайбычта яңа тормыш юлына аяк басучы парлар яңа туган сабыйларга дип үзләренең бүләкләрен калдыра икән. Чулпан Камалиева сертификатлы нәниләргә әлеге бүләкләрне – йомшак уенчыкларны тапшырды.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле Кайбычта 926 гаиләгә сертификат тапшырылган, шуларның 46сы аны агымдагы елда алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot