Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта төрле еллардагы комсомоллар очрашты
ВЛКСМның 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанага барлык авыл җирлекләреннән дә делегацияләр чакырылган иде.
(Кайбыч, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Йөз еллык юбилей тантанасына кафега килүчеләр ялкынлы комсомол елларын искә алды, хатирәләрне барлады, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты. Бу турыда район басмасы яза.
"Бу залга төрле буыннарның иң актив комсомолларын чакырдык", – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлап.
Апас комсомолы райкомында биш ел дәвамында беренче секретарь булып эшләгән Рәмис Рафисович Кайбыч районында комсомол оешуы турында шактый күп кенә тарихи мәгълүматлар да туплаган.
Элеккеге комсомоллар бүген дә сафта, кул кушырып утырмый, күбесе җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ветераннар Советлары белән җитәкчелек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз