news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта сугыш елларында окоплар казыган тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды

СССР Дәүләт Оборона комитеты 1941 елның көзендә Татария, Куйбышев, Саратов, Сталинград һәм башка өлкәләрдә окоплар казу турында карар чыгарган булган.

(“Кайбыч, 12 май, “Татар- информ”, “Кайбыч таңнары”, Фирәдә Сайранова) Бөек Ватан сугышы елларында безнең район территориясендә окоплар казучылар хөрмәтенә  һәйкәл ачылды бу. “Күптәннән үткәннәр ул көннәр, Уйларга, аңларга вакыт бар. Кояшта күз яшен киптерә Әниләр казыган окоплар”. Һәйкәлгә шагыйрь Әхмәт Рәшитнең шигъри юллары уеп язылган. Анда шулай ук 331 чакрым озынлыктагы саклану корылмаларын төзүдә ТАССРның 37 шәһәр-районыннан 285,5 мең кеше җәлеп ителүе һәм башка мәгълүматлар да бар. Бу хакта «Кайбыч таңнары” газетасы сайты хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казан каймасының 59 чакрымының Кайбыч аша – Надеждино, Ульянково, Иске Чәчкаб, Пләтәни, Олы Подберезье авыллары аша узуы, тарихи яктан зур әһәмияткә ия булган һәйкәлнең Президент Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән төзелүе турында сөйләде. “Әлеге һәйкәл кышкы салкыннарда туң җир казыган, шунда сәламәтлеген югалткан барлык тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт билгесе. Ул яшь буынга якташларыбызның батырлыгы турында искәртеп торачак”, – диде ул. Кошман авыл җирлеге һәм мәктәбе, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы мәктәпләре коллективлары үз чыгышлары белән безне инде еракта калган окоп казыган чорга кайтарды. СССР Дәүләт Оборона комитеты 1941 елның көзендә Татария, Куйбышев, Саратов, Сталинград һәм башка өлкәләрдә дошман танкларыннан саклану өчен окоплар казу турында карар чыгара. Безгә окоп казырга Казаннан да күп кайталар, районның барлык авылларыннан да хатын-кызлар, балалар, сугышка яраксыз дип табылган ир-атлар шушы авыр эшкә җәлеп ителә. Ул елларның тере шаһитлары бүген дә исән әле, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100