news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган тагын ике кеше тоткарланган

Әлеге ике очрак буенча да беркетмә тутырылып, материаллар Кайбыч җәмәгать судына җибәрелгән.

(Кайбыч, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган тагын ике кешене тоткарлады, дип яза җирле басма.

Юл-транспорт һәлакәте иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш алып бару, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына рейдлар оештыра.

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 17 август көнне Олы Кайбыч авылында “Хундай” автомобиле белән идарә иткән Афанасьевка кешесе туктатылган. Тикшерү барышында аның спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланган.

20 августта Шүширмә авылында “Беларусь” тракторы белән идарә иткән механизатор да исерек хәлдә руль артына утырган. Әлеге ике очрак буенча да беркетмә тутырылып, материаллар Кайбыч җәмәгать судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot