news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры узды

Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Кайбыч районнарыннан меңгә якын талантлы бала катнашты.

Кайбычта "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры узды
kaibicy.ru

(Кайбыч, 30 март, "Татар-информ",   "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Кайбычта район тарихында икенче тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды. Быел ул республикада яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зона турының районда узачагы турында бер ел элек игълан ителгән иде. Шул вакыт дәвамында әлеге мөһим вакыйгага әзерлек эшләре алып барылды. Оештыру комитеты район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тарафыннан куелган бурычны үтәде – фестиваль югары дәрәҗәдә узды.

Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Кайбыч районнарыннан меңгә якын талантлы бала район мәдәният йортына җыелды. Республика фестивалендә чыгыш ясау – зур дәрәҗә дә, шул ук вакытта имтихан да.

Яшь талантлар чыгышын мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Кайбыч районы данын 100 бала яклады. Иң яхшылары, ике сайлап алу турын үтеп, йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукына ия булды.

Җиңүчеләр 14-18 апрельдә Казан шәһәрендә узачак суперфиналда катнашачак. Фестиваль нәтиҗәләре 19 апрельдә "Пирамида"да узачак гала-концертта игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100