news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Әфган җирендә ятып калган Кайбыч ир-атларының әниләренә, туганнарына, барлык әфганчыларга юбилей медальләрен тапшырдылар.

(Кайбыч, 15 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда Әфган җирендә ятып калган кайбычлыларның әниләренә, туганнарына, барлык әфганчыларга юбилей медальләрен тапшырдылар. Бәйрәм тантанасына әфганчылар тормыш иптәшләре белән бергә чакырылган иде.

"Яшь армиячеләр" сәхнәгә Россия Кораллы Көчләре, Россия, Татарстан, Кайбыч, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте флагларын алып менгәннән соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район әфганчыларын Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгы белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.

Ул шулай ук, Әфган җирендә ятып калган Кайбыч ир-атларының әниләренә, туганнарына, барлык әфганчыларга юбилей медальләрен тапшырды. 

Концерттан соң, район үзәгендә Әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг үтте. Анда һәйкәлгә виноклар, чәчәкләр салдылар.

Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарында әфганчылар оешмасы рәисе Фәнис Зәйнуллин, Кайбыч районы Әфганчылар берлеге рәисе Фрат Миңнуллин, районда "Яшь армиячеләр" хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов чыгыш ясады.

Очрашу митингтан соң кафеда мул табын артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot