news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта шикәр чөгендерен Буага озату төгәлләнде

Кайбыч – Буа шикәр заводын татлы чимал белән тәэмин итүче районнарның берсе.

(Кайбыч, 19 гыйнвар,  "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч – Буа шикәр заводын татлы чимал белән тәэмин итүче районнарның берсе, менә ничә еллар дәвамында инде район кырларында үстерелгән шикәр чөгендере шушы заводка озатыла.  Табигать шартларының да уңай килүе мөһим. Көздән җир куеныннан чыгарылып, тау кадәрле зур өемнәргә салынган чөгендерне әле гыйнвар уртасында гына Буа шикәр заводына ташып бетерделәр. Кайбыч белән Буа арасы да шактый, димәк, юл чыгымнары да бар, дип яза район газетасы.

Кайбыч районында шикәр чөгендер игү белән инвестор канаты астында эшләүче “Дубрава” җәмгыяте шөгыльләнә. Узган ел алар 2985 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде. Җәмгыятьнең беренче, икенче филиалларында чималны Буа шикәр заводына алданрак тапшырып бетерсәләр, өченче филиалда ул узган атна ахырында төгәлләнде.

Соңгарак калуның сәбәбе техникага бәйле.  Филиалның баш агрономы Рәмис Хәкимов әйтеп узганча, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Олы Тәрбит авыллары кырларында барлыгы 860 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Барлыгы 25800 тонна чимал алынган, һәр гектарның уртача уңдырышлылыгы 300 центнер.

– Басуда кышкы салкыннарда да эш туктамады. Шикәре татлы булса да, чималын -⁠ чөгендер үстерү бер дә җиңел түгел шул. Кырык шофер көн дәвамында Буа шикәр заводына йөзгә якын рейс ясады. Басуда эш сәгате иртәнге сәгать алтыдан кичке бишкә кадәр дәвам ите. Хисапчы Валентина Петрова һәр көнне күпме татлы тамыр тапшырылуын исәпләп барды. Мәлки ашханәсе пешекчесе Зинаида Таймасова кырдагыларны иртәнге һәм төшке аш белән сыйлады, – диде ул.

Күренеп тора, биредә эш комплекслы алып барыла. “Амкодор” тракторларында Харис Хәбибуллин белән Тәүфыйк Гафуров шикәр чөгендере өемнәрен кардан чистарта, аларны кузгата. “Ropa” төягеч комбайннарында Илназ Сөнгатуллин белән Александр Коноваленко чималны “КамАЗ”ларга төйи. Валерий Алексеев “Бюллер”, Илдар Шәрәфиев “МТЗ-1221” тракторларында басуда “КамАЗ”лар өчен юл ача. Машиналар карга батса, аларны “Нью Холланд” тракторында Василий Тараканов, “Фенд” тракторында Марат Аллаяров юлга тартып чыгара. Марсель Хамматов барлык техниканы ягулык белән тәэмин итә. – Без Кайбычка Каратундагы автобазадан егермеләп шофер килдек. Хәзерге вакытта Чүпрәле районында да шикәр чөгендере тапшыру эше бара, анда да безнең “КамАЗ”лар эшли. Автомобильләргә кырда шикәр чөгендере төяүдә дә, аны Буа шикәр заводына бушатуда да тоткарлыклар юк. Көненә ике-өчәр рейс ясарга өлгерәбез, – диде “КамАЗ” шоферы Мәсхүт Шәфигуллин. Чөгендерчеләр киләсе ел уңышы турында да бүгеннән кайгырта башлый. Алар татлы тамырны ничә гектарда,кайсы кырларда игеләсен билгели.

–Без 2018 елда шикәр чөгендере мәйданнарын узган елгыдан 200 гектарга артыграк чәчәргә җыенабыз,–диде “Дубрава” җәмгыяте директоры Юрий Осипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100