news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта шәкертләр Сабан туе узды

Бәйрәмдә балалар чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, аркан тарттылар һәм туптан ясалган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар.

Кайбычта шәкертләр Сабан туе узды
dumrt.ru

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). 28 июль Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен Сабан туе оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада җәйге каникулларда рухи сәламәтләндерү үзәкләрендә 15-27 июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм администрация вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, аркан тарттылар һәм туптан ясалган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар.

Командалы аркан тарту ярышында беренчелекне Олы Кайбыч авылы балалары, икенче урынны Кошман авылы, өченче урынны Борындык авылы балалары яулады. Нәни балалар өчен җептән уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

  • Быел Кайбыч районының ун мәхәлләсендә Борындык, Шүшермә, Колангы, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи сәламәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 160 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100