news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта семинарда тәрбия процессында яңа технологияләр куллану турында да сүз барды

Кайбыч районы мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре семинары узды.

(Кайбыч, 15 декабрь, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының Олы Урсак мәктәбендә район мәктәпләренең класс җитәкчеләре семинары узды. Әлеге семинар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды, анда инвалид балалар белән эшләгәндә тәрбия процессында яңа технологияләр куллану турында да сүз барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Ә "Дуслык күпере" дип исемләнгән кичәне Олы Урсак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Галиева түгәрәк җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән. Башта авылга багышланган видеоязма күрсәттеләр. Алга таба укучылар үз һөнәрләрен күрсәтте: җырлар, биюләр башкардылар. Кичә телевизион тапшырулар рәвешендә барды. 46 бала укыган мәктәптә дүрт милләт вәкиле белем ала. Татар, рус, чуваш, таджик балалары үзара тату, дус яши. "Дуслык күпере"ндә дә бу ачык күренде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин педагоглар алдында торган бурычлар турында сөйләде. Балалар бакчасы мөдире Зөмәрә Абдуллина, мәктәп директоры Рифат Вәлиев эшчәнлекләре белән таныштырды.

"Бүген укытучылар алдында зур бурычлар тора. Шулар арасында иң мөһиме – балаларга заман таләпләренә туры килерлек белем һәм тәрбия бирү. Шул ук вакытта сез иң гуманлы һөнәр ияләре дә. Олы Урсак мәктәбендә укучылар саны күп түгел, ә менә талантлар күп. Хәзерге вакытта балалар урамда уйный белми, алар күбрәк интернетта утыра. Мондый шартларда укучыларга тиешле юнәлеш бирә белү мөһим", - диде район башлыгы.

Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында ашханәдә укучыларны сыйфатлы тукландыру мәсьәләсенә дә тукталды. Кичәне авылга багышланган видеоязма күрсәтүдән башлауларын уңай бәяләде. Барлык укытучыларны киләсе Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100