news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта Сабантуйга халыктан бүләкләр җыйдылар

Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларын биетте дә, җырлатты да.

(Кайбыч, 8 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, гармун моңнары астында, Кайбыч халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрделәр. Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларын биетте дә, җырлатты да, дип яза җирле басма.

Милли бәйрәмебез Сабантуена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул.

Борынгыдан калган әлеге йола бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлекнең төп атрибуты булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, сөлге җыю районыбызның барлык татар авылларында да үткәрелде. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot