news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Сөнгатуллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

Сөнгатуллиннарның дус-тату гаиләсенә нигез нәкъ 48 ел элек салынган.

(Кайбыч, 8 июль, «Татар- информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). 8 июльдә Россия күләмендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ел саен районыбызда бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче үрнәк гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Быел әлеге бүләккә Олы Кайбыч авылында яшәүче Вәсыйха апа белән Һади абый Сөнгатуллиннар лаек булды. Әлеге кадерле бүләкне аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм ЗАГС бүдеге начальнигы Рафия Гайнуллина тантаналы төстә тапшырды. Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Хади Рәхим улы һәм Вәсыйха Фатыйх кызы Олы Кайбыч авылында туып-үскән, бәхетләрен үз җирендә тапкан. Сөнгатуллиннарның дус-тату гаиләсенә нигез нәкъ 48 ел элек салынган. Икесе дә хезмәт сөючән булып чыга. Йорт эшләрен бергәләп башкаралар, эш урыннарында да хөрмәт казаналар. «Әтиебез гомер буе энергетика өлкәсендә, ә әниебез мәгариф бүлегендә бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Нинди генә хезмәткә алынсалар да, сынмый-сыгылмый, бер-берсенә ярдәм итеп, ярты сүздән аңлашып яшәүләре үрнәк итеп куярлык. Безне дә үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр алар. Төп йортта бергәләп матур яшибез, аның сере татулыкта. Әти-әниебезнең яхшылыгын без генә түгел, Хөкүмәтебез дә әнә ничек югары бәяләде. Алар бу медальгә чыннан да лаек!» - ди Кайбычта суд приставы булып эшләүче уллары Илсур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100