news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта "Россиянең чаңгы юллары" массакүләм чаңгыда шуу көне узды

Әлеге спорт бәйрәмендә мең ярымнан артык кеше катнашты.

(Кайбыч районы, 11 февраль, , "Татар-⁠информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Олы Кайбычның "Сабантуй" ял паркына килеп җитүгә үк бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде: музыка яңгырый, пешекчеләр ярышта катнашучыларга елдагыча зур казанда карабодай боткасы пешерә, чәй кайный. Кайбычта "Россиянең чаңгы юллары" массакүләм чаңгыда шуу көне узды. Әлеге спорт бәйрәмендә мең ярымнан артык кеше катнашты, ул районның барлык авыл җирлекләрендә дә узды, дип яза җирле басма.

Иртәнге сәгатьләрдә 20 градустан да салкынрак булса да, көндезгә таба җылытты, кояш та нурларын мул сипте, җил дә юк. Ярышка килүчеләр арасында район Советы, башкарма комитет, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, барлык авылларның да мәктәп директорлары, пенсия яшендәгеләр, мәктәп укучылары да бар иде. Барысының да кулларында чаңгы, йөзләре алсуланган, кәефләре күтәренке, бер-берсен бүгенге спорт бәйрәме белән котлашалар.

Старт бирелер алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спортчыларга уңышлар теләде, аларны спорт белән дус булырга өндәде. "Россиянең чаңгы юллары" бәйгесе Кайбычта елдан-ел популярлаша, һәрвакыт шулай оешкан төстә, бәйрәмчә уза, ул инде буыннарны берләштерә", диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100