Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов халыкны кабул итте
Халык белән аралашуның максаты да - аларның гозерләрен, теләкләрен тыңлау,- диде очрашу азагында Айрат Фәррахов.
(Кайбыч, 30март, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Думаның бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов “Бердәм Россия“ партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте, дип яза район басмасы.
Кайбычлылар депутатка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен җиткерде. Ул райондашларыбызны игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты.
-Мин безгә мөрәҗәгать итүче авыруларның гозере белән килдем. Республика клиник хастаханәсе белгечләренә күренү өчен бушлай талоннар күбрәк бүленсен иде. Түләүле тикшеренүләргә талоннар җитәрлек, ә түләүле булмаганнарын олыларга да, балаларга да озак көтәргә туры килә, - диде район үзәк сырхауханәсе шәфкать туташы Гөлфизә Шаһиева.
Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахманова белем йортының актлар залында даими рәвештә төрле чаралар, районара яки республикакүләм генә түгел, халыкара дәрәҗәдә конференцияләр үткәрелүен әйтте. “Зал үзе күркәм, әмма утыргычлары шактый тузган, - диде ул һәм депутаттан аларны яңарту мәсьәләсен хәл итүне сорады.
Айрат Фәррахов белән очрашуга Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Эльмира Сафина да килгән иде.
- Районыбыз халкын һәм шәхсән мине дә безнең җирлектә туган якны өйрәнү музее булмау борчый диде ул. - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да күптәннән аны булдыру уе белән янып йөри. Музей өчен махсус бина да бар, ләкин аны яңарту күп чыгымнар таләп итә. Кайбычыбызда район тарихын чагылдырган экспонатлар күп, безнең бурыч – аларны саклау. Сезнең бу мәсьәләне уңай якка хәл итәргә булышуыгызга ышанабыз! Депутат мәсьәләнең урынлы күтәрелүен һәм әһәмияткә ия булуын ассызыклады. “Сез бүгеннән үк экспонатлар туплый башлагыз, район тарихын өйрәнү буенча күбрәк мәкаләләр языгыз, шулай булганда бина мәсьәләсен хәл итү җиңелрәк булачак,” - диде ул.
Шәкертләре тимераякта йөгерү буенча югары үрләр яулаучы Фрат Җиһаншинны әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен махсус шугалак булдыру мәсьәләсе күптәннән борчый. Чөнки укучыларны шәһәргә тренировкаларга алып баруның мәшәкате дә, чыгымнары да аз түгел. Депутатка әнә шул гозерен җиткерү өчен дә Фрат Җиһаншин Мәскәү шәһәреннән ярыштан кайтышлый керде, диелә район хәбәрендә.
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасында төп конституция - депутатның эш регламенты. Аның нигезендә без айга бер тапкыр атна буе мондый кабул итүләр үткәрәбез. Очрашуларда күп төрле мәсьәләләр күтәрелә. Юллар, төзелеш, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләренә кагылышлы сорауларны да тыңлыйбыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Халык белән аралашуның максаты да - аларның гозерләрен, теләкләрен тыңлау,- диде очрашу азагында Айрат Фәррахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз