Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Утырышта әти-әниләргә балалары өчен оялырга туры килде.
(Кайбыч, 15 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбычта районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды, дип яза җирле басма.
Яшүсмерләр, әнә шулай якын кешеләрен кыен хәлгә куюдан сабак алсыннар да, ялгышларын бүтән кабатламасыннар иде дә бит. Юк шул, арада, кабат хокук тәртибен бозучылар да бар. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова әйтүенчә, район авылларының берсендә яшәүче 16 яшьлек үсмернең тәртибе дә утырышта бер генә тапкыр каралмаган. Бу юлы ул әтисенә кул күтәргәне өчен җавап тотты. Йорт эшләрендә ярдәм итүен сорап йокыдан уяткан өчен улы суккач, әтисе түзми, бу хакта полициягә шалтырата. Бала нинди булса да кадерле шул. Бу ата да кызып китеп хокук саклау органына хәбәр итә итүен, ләкин утырышта аның тарафыннан әйтелгән «Төшләнеп, йокы аралаш шулай эшләгәндер», дигән сүзләр улын кызгану һәм яклау булып яңгырады. Комиссия бу яшүсмергә 5000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарды.
Транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш мотоциклда йөргән 12 яшьлек мәктәп укучысының да әнисенә дә шактый суммада штраф түләргә туры килгән.
– Әле ярый юл-транспорт һәлакәте килеп чыкмаган. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныш түгел, аларның йөртү тәҗрибәсе юк. Улыгыз кеше таптатырга яки үзе имгәнергә мөмкин иде бит. Сез бу хакта уйладыгызмы? – диде Фатыйма Бикбова.
Комиссия, баласын тәрбияләү буенча тиешенчә шөгыльләнмәгән, аның исәнлеген һәм иминлеген кайгыртмаган өчен, әнисен кисәтергә дигән карар чыгарды. Ул утырышлар залыннан улы өчен җаваплылык тоюын әйтеп чыгып китте.
Очрашуның икенче өлешендә күп балалы һәм социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр өчен имин яшәү шартлары тудыру буенча мәгълүмат яңгырады. «Яшүсмер-2017» профилактик операциясенең «Гаилә» этабына йомгак ясадылар. Профилактик рейдлар үткәрү срокларын да билгеләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз