news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта район туган көнен бәйрәм иттеләр

ТАССР Югары Советының 1991 елның 19 апрелендә дөнья күргән Указы нигезендә Кайбыч оешуга быел 27 ел тулды.

(Кайбыч, 21 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). ТАССР Югары Советының 1991 елның 19 апрелендә дөнья күргән Указы нигезендә Кайбыч оешуга быел 27 ел тулды, дип яза җирле басма.

Һәр елдагыча, бәйрәм күтәренке кәефтә узды. Ул көнне кояш та нурларын мул сипте, тантанага килүчеләрнең дә йөзендә шат елмаю иде. Олы Кайбыч мәдәният йортына керү юлында фольклор ансамбльләр чыгыш ясый. Күпмилләтле район халкының бердәмлеге ачык чагылды аларның чыгышында. Фойеда гармунчылар күңел кылларын тибрәтерлек моңлы көйләрен өздерде генә. Бер-берсе белән күптән күрешмәгән, гомерләрен район үсешенә багышлаган, сагынышкан кунаклар кочаклашып, кул биреп күреште, өлкәннәр яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Тантанага чакыруны беркем дә кире какмаган – зал шыгрым тулы иде. Бәйрәмне Кайбычның яшь талантлары башлап җибәрде. Өлкән буын вәкилләреннән үрнәк алып, районның киләчәк тарихын әлеге өметле, сәләтле балалар язачак. Өлкәннәребез үзләре дә бәйрәмнең кадерле кунаклары иде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, якташларын сәламләп, әлеге истәлекле дата, ТАССР Югары Советының 1991 елның 19 апрелендә дөнья күргән Указы нигезендә Кайбыч районы оешуы турында сөйләде. Полиция ветераны Ленар Закиров – ул вакыйгаларның шаһиты. Әлеге мөһим карарны кабул итүдә актив катнашуы өчен аңа Альберт Илгизәрович район халкы исеменнән рәхмәтен белдерде. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары арасында элеккеге район башлыклары Азат Хәнифәтуллин һәм Җәүдәт Гаффаров та бар иде. – Иң мөһиме, без, матур эшләрне дәвам итеп, хезмәт юлын үтәбез, күпмилләтле районыбызда дус-тату булып яшибез, – диде Альберт Рәхмәтуллин. –Саф авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә бу тармак елдан-ел үсеш ала. Быелгы тантанага уңган хезмәтчәннәрне, намуслы хезмәтләре белән район үсешенә лаеклы өлешен керткән ветераннарны, сәламәтлекләре бәрабәренә авыр эшне үз иңнәрендә күтәргән абый-апаларны чакырдык. Бергәләшеп районның 100 еллыгын да бәйрәм итәргә язсын. Республика һәм район алдындагы казанышлары өчен төрле тармак хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды. Бүләкләрне район башлыгы белән берлектә якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов тапшырды. (Хөкүмәт бүләкләренә лаек булучыларның исемлеге газетабызда тулысынча бирелә). Сәхнәгә хезмәт алдынгылары күтәрелде. Бүләкләнүчеләр – Россия, Татарстан күләмендә Кайбычка җиңү алып кайтучылар, үз җирлегебездә уңышка ирешүчеләр. Тамашачылар аларның һәрберсен көчле алкышларга күмде. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, «WorldSkills» чемпионатында катнашып, дөнья чемпионы титулына лаек булган Вадим Поляков та бар иде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югарылыгында бүләкләнде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты. Массакүләм матбугат чаралары журналистлары арасында үткәрелгән Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Луиза Сөнгатуллина да Калининградта узган медиафорумда катнашты, аларны илебез Президенты да котлады. Район башлыгының Рәхмәт хатына шуның өчен лаек булды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100