news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре концерт куйды

Концерт ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Кайбычта район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре концерт куйды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Бу концертта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе дә ел саен яңа җыр башкара, урынбасарлары да җырлый-бии, төрле бүлекләрдә эшләүче белгечләр дә осталыгын күрсәтә. Ә аңа кадәр берәр авылда чыгыш ясап кайталар. Быел да шулай булды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Җитәкчеләр концерты җиденче елын үткәрелсә дә, беркайчан да бер-берсен кабатламый. Ел саен яңа сюжет уйлап табалар. Быел, мәсәлән, аны 2020 елда билгеләп үтеләчәк ТАССРның 100 еллыгына багышларга уйлаганнар.

«Без тарихыбызны, данлы үткәнебезне белергә тиеш. Бүген сәхнәдә күрсәтелгән өзекләрне күренекле драматург Фәтхи Бурнашның "Камали карт" әсәреннән алдык. Бу әсәр татар дәүләт театрында 1925 елда ук куелган булган. Драматург үз әсәрендә яңалык һәм искелек көрәшен чагылдыра, яшьләрнең комсомолга керүенә әти-әниләре каршы, шул ук вакытта мәхәббәт хисләренә дә урын бирелә. Бу өзекләрдә Татарстан тарихы да ачык чагылыш таба. Рольләрне башкарган яшьләргә ул чор бөтенләй таныш булмаса да, алар образга бик тиз кереп китте», – диде концертның сценарий авторы, режиссеры, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.
Яшьләр дигәннән, чыгыш ясаучылар арасында бу юлы алар аеруча күп иде. «2017, 2018 елларда эшкә яшьләрне аеруча күп кабул иттек. Алар безнең киләчәгебез, безнең эшләрне дәвам итүчеләр», – диде район башлыгы да.

Ә концерт үзе бер сулышта узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу юлы тамашачыларны шаккатырды: Кайбыч районы оешкан 1991 елда ук язылып, инде район гимнына әйләнгән Кайбыч турындагы җырны башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100