news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта район инвалидлар җәмгыятенең беренче оештыру конференциясе үткәрелде

Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев катнашты

(Кайбыч, 2 декабрь,  "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбычта район инвалидлар җәмгыятенең беренче оештыру конференциясе үткәрелде.Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Рифат Ганибаев, районның инвалидлар җәмгыяте активы, авыл җирлекләреннән делегатлар катнашты, дип яза җирле басма.

Кайбычта инвалидлар җәмгыяте әле күптән түгел генә оешкан булса, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең күпьеллык тарихы бар. Рифат Ганибаев, очрашуда катнашучыларны сәламләгәннән соң, әнә шул тарихка тукталды, республика оешмасының да эшчәнлеге турында сөйләде. Конференциядә безнең райондагы инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды, аның Уставын кабул иттеләр, рәисен һәм контроль-⁠ревизия комиссиясен сайладылар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы җәмгыятьнең рәисе Анастасия Киселёва бик күп идеяләр белән янып яшәвен һәм эшчәнлекләрен камилләштерергә теләвен белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100