news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта рапс эшкәртә торган завод ачылды

Завод тәүлегенә 12 тонна рапс эшкәртергә сәләтле.

Кайбычта рапс эшкәртә торган завод ачылды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 18 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Олы Подберезье авылында заманча җиһазландырылганылган рапс мае җитештерү заводы ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган елның көзендә төзелә башлаган әлеге объектны ачу тантнасында моңа кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры булып эшләгән Петр Чекмарев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

"Район хуҗалыкларында рапс үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне чәчүлек орлык, үсемлекләрне эшкәртү өчен төрле химик препаратлар белән тәэмин итәчәкбез. Әлеге заводны төзүгә шактый зур чыгымнар тотылды. Биредә эшне тәүлек әйләнәсендә өч сменада оештыруны күздә тотабыз. Ел дәвамында 300 миллион сумлык табыш алуны максат итеп куябыз", - диде Петр Александрович.

Район башлыгы әлеге завод төзелешенә зур көч куйган кайбычлыга тирән рәхмәтен белдерде һәм аның тулы көченә эшләвен тәэмин итүдә ярдәм итәчәген әйтте.

“Подберезье” хуҗалыгы җитәкчесе Александр Котков әйтүенчә, завод тәүлегенә 12 тонна рапс эшкәртергә сәләтле. Шул ук вакытта 4,5 тонна рапс мае һәм 7,5 тонна рапс түбе җитештереләчәк. Монда өч сменада алты кеше һәм завод директоры эшләячәк. Димәк, биредә җиде кешегә эш урыны да булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100