Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта һәр инвалид балага шәхси программа төзергә җыеналар
Моның өчен әти-әниләрнең ризалыгы кирәк
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Олы Кайбычтагы Балалар сәнгать мәктәбендә район социаль яклау бүлеге инвалидлар декадасы кысаларында гаиләләрендә инвалид балалар тәрбияләүче аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтүенчә, Яңа елдан соң, закон нигезендә бүлек хезмәткәрләре һәр инвалид бала белән эшләүнең өчьеллык шәхси программасын төзиячәк. Бу программа нигезендә шөгыльләнү өчен инвалид балаларның әти-әниләренең ризалыгы һәм язмача гаризасы кирәк, дип искәртә “Кайбыч таңнары”басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз