news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта “Пенсионерлар спартакиадасы”нда Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңде

Олы Кайбычтан Риза Нуруллин ярышта иң актив катнашучы булып танылды.

(Кайбыч, 11 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия яшендәгеләр өчен ачык ишекләр көне игълан итте. Шул ук көнне Пенсия фондының Кайбыч районы бүлеге өлкән яшьтәге спорт сөючеләр катнашында “Пенсионерлар спартакиадасы” үткәрде, дип яза җирле басма.

Район авыл җирлекләреннән килгән 16 ир-егет, 26 хатын-кыз шахмат, шашка, өстәл теннисы, йөзү буенча бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. Берничә сәгатькә сузылган ярышларда Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Олы Кайбыч һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре командалары икенче- өченче урыннарны бүлеште.
Ярышларда катнашкан өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде, шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләр, мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге иң өлкән һәм актив катнашучыларга аерым, шулай ук барлык катнашучыларга бүләкләр әзерләгән иде. Ирләрдән иң өлкән катнашучы – Кошман авылыннан 86 яшьлек Фәрит ага Абзалов, хатын-кызлардан – Олы Подберезье авылыннан Екатерина Елисеева булды. Ярышта иң актив катнашучы дип Олы Кайбычтан Риза Нуруллин танылды. Ул районда, зона һәм республика ярышларында даими катнаша, җиңүләр яулый.

“Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексы хезмәт коллективы ярышта катнашучыларны кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлады

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100