Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта пенсионер акчасын урлаган почтальон бала пособиесен дә үзләштергән булган
“Ирина Угольцова өчен мәҗбүри иҗтимагый эшләр яхшы сабак булырга тиеш”, - дип саный Кайбыч прокуроры
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районы Ябалак авылында хат ташучы булып эшләгән 48 яшьлек Ирина Угольцова пенсия акчасын үзләштерүдә гаепләнеп, үз җәзасын алды. Суд аны 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итте. Почта хезмәткәренең бу җинаяте беренчесе генә түгел, ярты ел элек ул шундый ук кырын эш өчен җаваплылыкка тартылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов сөйләде.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 2015 нче елның 22 апрелендә Угольцова, вазифасыннан файдаланып, Ябалак авылында яшәүче пенсионер Анатолий Киляшовның 5 мең 882 сум күләмендә пенсиясен үзләштергән. Урланган акчаны үз ихтыяҗларына тоткан. Ирина Угольцова Россия Җинаять кодексының 160 нчы маддәсенең 1 нче часте (ышанып тапшырылган чит милекне үзләштерү, яки яшерен урлау) буенча җинаять кылуда гаепле дип танылган. Кайбыч районы прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплаган.
"Гаебемне танымыйм"
Угольцова хат ташучы булып ике ел эшләгән, ике ай элек эшеннән азат ителгән. Суд тикшерүе барышында үз гаебен тулысынча таныса да, безгә ул гаепле булуын әйтергә теләмәде. “Гаебемне танымадым. Хәзерге вакытта мин эшсез, йорт хуҗабикәсе. Гаилә хәлем авыр түгел”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тотынырга әлегә исәбе юк, җинаятькә катнашы булмавын исбатларга җыена. “Апелляциягә бирерменме, юкмы икәнен әлегә уйлыйм”, - ди ул һәм телефон трубкасын куйды. Кабат шалтыраткач, телефонны ир кеше алып, тупас рәвештә әңгәмәнең дәвам итмәячәген белдерде.
Ирина Угольцова тормыш иптәше, өченче сыйныфка укырга барган 2007 нче елгы Зарина исемле кызы белән яшәве турында белдергән иде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы аның беренче иреннән буй җиткән тагын 3 кызы булуын әйтте.
Беренче очрак
Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов Ирина Угольцованың 2016 нчы елның 5 нче маенда шундый ук тагын бер җинаять өчен хөкем ителгәнен билгеләп узды.
Ирина Угольцова Богай авылында яшәүче Наталия Нефедованың да 2 мең 438,17 сумлык пособиесен үзләштергән булган. Ике бала анасы Наталиянең олы кызына балалар бакчасы өчен компенсация теркәлү урыны буенча Ябалак авылына килеп торган. Почтальон Угольцова шушы акчаны үзләштергән.
Наталиянең апасы Татьяна Нефедовлар гаиләсенең аз керемле булуын билгеләп узды. “Почтальон белән алар бу низагны тиз хәл итте: Угольцова аларга сумманы кайтарды. Иринаның сеңлем алдында бурычлары юк”, - диде Татьяна.
(Фотода - Наталия Нефедова якыннары белән).
Бу җинаяте өчен Ирина Угольцова 6 айга сынау срогы белән, 5 процентын дәүләт файдасына тотып калып, шартлы төстә 3 ай төзәтү эшләренә тартылган.
Икенче очрак
Пенсионерның акчасын үзләштерү исә шушы җинаятьне тикшергән вакытта билгеле була. Пенсиясе урланган Киляшов үзе полициягә гариза язмаган була. Аз керемле гаиләдәге ананың пособиесен үзләштерү факты буенча тикшерергә килгән полиция хезмәткәрләренә авыл кешеләре почтальонның былтыр бер пенсионерны алдавын җиткергән.
(Фото Ирина Угольцованың Вконтакте челтәрендәге аккаунтыннан)
“Пенсионер почта хезмәтенә шикаять белән баргач, Угольцова аңа сумманы кайтарган, тик җинаять эше билгеләре булгач, аңа карата барыбер эш ачканнар. Нәтиҗәдә, бу җинаять буенча 160 нчы маддәнең 1 нче часте буенча эш кузгатылган”, - дип сөйләде Руслан Заһретдинов. Шул рәвешле, эш ачканчы ук, салынган зыян капланган булса да, суд барыбер җавапка тарткан. Икенче факт фаш ителгәч, Угольцованы эшеннән азат итәләр.
Ялган имза
Руслан Заһретдинов сүзләреннән аңлашылганча, һәр ике очракта Угольцова ялган имза кую юлы белән эш иткән. “Пособиесен алмаган ана социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аңа “менә бит, кул куйгансың” дип квитанция күрсәткәннәр. Ханым “имза минеке түгел” дигән. Ул вакытта без шушы мәгълүмат буенча үзебез тикшерү уздырдык, полициягә җибәрдек. Аннары эш судка юлланган”, - диде. Пенсионер белән бәйле былтыргы очракка килгәндә, Угольцова җинаятькә баруын ниндидер оешмада бурычка акча алып торуы һәм вакытында түләмәгән өчен процентлар тама башлавы белән аңлаткан. Шул вакытта пенсионерның акчасын урлаган. Почтальон ике накладной документ белән килгән – берсендә 100 сумнан артык социаль түләү акчасы, икенчесендә шул 5 мең 882 сумлык пенсия булган. “Угольцова 100 сумлык накладнойга пенсионердан кул куйдырган, ә икенче кәгазьгә пенсионерныкы шикелле итеп үрнәк буенча үзе ялган имза куйган. Пенсия акчаңны бирдем бит, оныткансың, хәтерең юк, дип аның фикерен чуалтмакчы булган. Имза экспертизасын уздыргач, хат ташучының үз кулы белән ялган имза куйганы дәлилләнде”, - дип аныклады Руслан Заһретдинов.
Прокурор билгеләп узганча, Угольцова хәзер, җирле үзидарә органы йөкләмәсе буенча, урам, зират җыештыру кебек иҗтимагый эш белән шөгыльләнергә тиеш булачак. “Яп-яктыда күршеләре, танышлары арасында бушлай эшләп йөрергә һәркем әзер түгел. Шуңа күрә бу яхшы сабак булырга тиеш, ул үзенең гаебен аңларга тиеш”, - дип саный прокурор.
Имза куйганда, уяу булырга!
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина Угольцовларның гади тормыш алып бара торган гаилә булуын билгеләп үтте, начар яктан бәяләмәде. “Авыл җирлегенә аңа зарланып шикаятьләр килмәде. Почта бүлегенә зарланулар булган анысы. Мин үзем дә соңрак сүз ара сүз чыгып кына ишетә башладым. Җәзасына килгәндә, әлегә ул миңа мәҗбүри эш буенча мөрәҗәгать итмәде”, - диде.
Мөслимә Гыйззәтуллина халыкка ниндидер акчалар алганда, имза куйганда уяурак, акыллырак булырга киңәш итте. “Һәр кеше артыннан сакчы куеп булмый, шуңа күрә имзаны ничек куюга да игътибарлы булырга кирәк”, - диде ул. Хәзер Ирина Угольцова урынына башка кеше алынган. Мөслимә Гыйззәтуллина аның яхшы гына эшләвен шәрехләп узды.
Җинаять эшендә зыян күрүче булып, Кайбычның Пенсия бүлеге бара. 62 яшьлек Анатолий Киляшов шаһит буларак рәсмиләштерелгән. Пенсионер ялгыз яши, якын кешеләре юк. Белем дәрәҗәсе түбән, телефоны да юк.
Пенсия бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова билгеләп узганча, пенсионер үзе аларга мөрәҗәгать итмәгән. “Мин бу хәлне полициядән генә белдем. Алар безгә пенсионерның пенсия күләмен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Җинаять эше белән танышканда хат ташучының акчаны инде кайтарганын белдем”, - диде Гөлчәчәк Зиннурова. Ул Киляшовның инвалидлык буенча пенсия алуын әйтте.
“Татарстан почтасы” персонал сайлауга катгый карый
“Татарстан почтасы” идарәсе дә бу факт буенча комментарий биреп, Угольцованың эшеннән азат ителүен, предприятиегә һәм клиентка китерелгән зыянның тулысынча түләнүен әйтте. “Эш урыныннан, вазифасыннан законсыз файдалану очракларын бетерү өчен, “Татарстан почтасы” персонал сайлау һәм контрольдә тоту системасын катгыйландыруны дәвам итә. Филиалның эчке контроль-ревизия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар күрелә, финанс-хуҗалык дисциплинасын бозган өчен хезмәткәрләр җавапка тотыла. Бу масштаблы эшнең нәтиҗәләре дә күренә – филиалда мондый очраклар хәзер берән-сәрән генә”, - диелә “Татарстан почтасы” идарәсе хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз