news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта модульле чаңгы базасы ачылды

Сабантуй мәйданында урнашкан чаңгы базасы республика программасы ярдәмендә сафка басты.

(Кайбыч, 27 декабрь, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта республика программасы ярдәмендә модульле чаңгы базасы ачылды. Бу турыда җирле басма яза.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, чаңгы базасына үттеләр. Заманча итеп төзелгән бинада киенү-чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренерлар кабинеты, душ, бәдрәф бар. Инвалидлар өчен дә шартлар тудырылган. Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы тезеп куелган, юлларны әзерләргә кар чанасы да бар. Бинаның уңайлыгын, андагы шартларны һәркем югары бәяләде.

Кайбыч районы чаңгычылары элеккеге елларда да район, зона, республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап килде. Замана таләпләренә туры китереп төзелгән чаңгы базасы булгач, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә чыгыш ясарлык спортчылар әзерләү мөмкинлеге дә арта.

Илдар Гыйльметдинов спортта югары уңышларга ирешкән тренерларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр дә тапшырды. КФУ проректоры Рияз Минзарипов та кайбычлыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.

Соңыннан оешмалар командалары катнашында чаңгы буенча эстафета ярышлары үтте. ФОРПОСТ үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов әйтүенчә, эстафетада барлыгы 12 команда катнашты.

Финиш сызыгына беренче булып Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы килде. Социаль яклау бүлеге һәм Пенсия фондының берләштерелгән командасы – икенче, район башкарма комитеты командасы өченче урында. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100