news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта милли кино сәнгатенә хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали катнашында кичә узды

Нурания Җамали Равилә ханым белән икесе арасындагы иҗади тандем турында сөйләде.

Кайбычта милли кино сәнгатенә хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали катнашында кичә узды
kaibicy.ru/news/hәbәrlәr/kaybychta-sngat-ellre-beln-yly-ochrashu-uzdy

(Кайбыч, 6 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сунгатуллина). Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә Казан кунаклары, китап сөючеләр, китапханәчеләр катнашында кичә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина-Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә хезмәт итүче режиссер Нурания Җамали катнашты.

Анда Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Равилә апаларының шигырьләрен яттан сөйләде. Китапханәчеләр Гөлфинур Сабирова, Гөлия Фәйзуллина, Люция Газыймҗанова “Ялантауга ай кунган” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Шигырь сөюче, китапханәнең даими укучысы. “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы лидеры Рушания Лотфуллина да Равилә Шәйдуллинаның “Китеп барам” шигырен укыды. Мәдәният хезмәткәрләре Светлана Зыядиева белән Ләйсән Шамилова, шулай ук китапханәгә еш йөрүче Рәмис Закиров җырлар башкарды.

Сәнгать мәктәбе педагогы Резидә Хисамовадан музыкаль бүләк яңгырады. Кичәдә язучының “Үксезләр” әсәреннән өзек тә күрсәтелде.

Казанда ресторан, кафелар хуҗасы да булган шагыйрә Равилә Шәйдуллина укучыларны иҗаты белән таныштырды, чыгыш ясаучыларга китапларын бүләк итте.

Китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирде. Режиссер Нурания Җамали Кошман авылында “Яланаяклы кыз” фильмын төшергә елларны сагынып искә алды. Равилә ханым белән икесе арасындагы иҗади тандем турында сөйләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова әлеге кичәгә килгән язучыларга тирән рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100