news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

Очрашу азагында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

(Кайбыч, 27 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Шушы көннәрдә Кайбыч районының ак халатлы һөнәр ияләре – табиблары, шәфкать туташлары, авыллардагы фельдшерлар медицина Советы утырышына җыелды. Аның эшчәнлегендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина катнашты. 

Баш табиб чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районда 123 бала туган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 20гә ким. Хисап елында 265 кеше вафат булган, бу – 42гә күбрәк. Үлемгә сәбәпче булган чирләр арасында алдынгылыкны кан әйләнеше системасы авырулары алып тора. Былтыр туберкулездан үлүчеләр теркәлмәгән. Хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлеме 20 процентка арткан. Үлем очракларын киметү буенча узган ел дүрт ведомствоара утырыш үткәрелгән. Онкология авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан да күп кенә чаралар үткәрелгән. Район буенча 132 кеше алкоголизм чире белән, өч кеше табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр куллану буенча наркологта диспансер күзәтүдә һәм профилактик учетта тора. 2016 елда яман шешнең 65 очрагы ачыкланган, аларның унысы диспансеризация вакытында билгеле булган. 2000 елдан башлап, район территориясендә ВИЧ-инфекциясенең 13 очрагы теркәлгән, соңгысы узган ел ачыкланган.

Гөлнара Сафиуллина ашыгыч ярдәм күрсәтү, стоматология хезмәте, поликлиника һәм фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге белән таныштырды, диспансеризация барышында ачыкланган чирләр турында сөйләде. Республика программасы ярдәмендә, 2012 елдан башлап, районда җиде модульле һәм күпфункцияле үзәккә урнашкан ике фельдшер-акушерлык пункты кулланылышка тапшырылган. Быел Иске Чәчкабта модульле ФАП төзеләчәк.

Демографик күрсәткечләр һәм районның фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге буенча, медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшырту максатында һәр елны иң яхшы өчлек билгеләнә, – диде Гөлнара Сафиуллина. – Узган ел нәтиҗәләре буенча, фельдшер Галина Ермолаева эшләгән Турминский фельдшер-акушерлык пункты беренче урынга чыкты.Икенче урында – Чүти ФАПы (Фәридә Гыйззәтова), өченчедә – Кече Мәме пункты (Мәүлия Туралева).

Баш табиб барлык медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Район башлыгы һәм министрлык адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Наталья Фенагентова сырхауханәнең икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында сөйләде.

– Республика районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында Кайбыч моңа кадәр 39нчы урында булса, хәзер – 26нчы урында. Бер ел эчендә мондый үсешкә ирешү – мактауга лаек, – диде Фәридә Яркәева. – Сезнең районның кураторы буларак, мин бу күрсәткечне тагын да яхшыртуыгызны телим. Моның өчен, беренче чиратта, сезнең җирлектә мактанырлык булмаган демографик хәлне яхшырту сорала.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да медикларга тагын да югарырак баскычларга менү бурычын куйды.

– Халык сәламәтлеге сагындагы хезмәтегез мактауга лаек. Яхшы эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә – квалификацияле белгечләр, уңайлы хезмәт шартлары, җиһазлар бар. Алга куелган хәл ителәсе мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тырышырбыз, – диде ул. – Иң мөһиме – кеше гомере. Безнең җирлектә гади, тырыш халык яши. Аларның барысына да ягымлы мөнәсәбәттә булып, елмаюыгызны кызганмасагыз иде.

Очрашу азагында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100