news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта маммография үткән 823 хатын-кызның 155ендә үзгәрешләр ачыкланган район басмасы

Аларның тикшерү максатыннан районга Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов килгән.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Кайбычта маммография үткән 823 хатын-кызның 155ендә үзгәрешләр ачыкланган, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.

2016 елда диспансеризация барышында районда яшәүче 823 хатын-кызга маммография уздырылды, шуларның 155ендә үзгәрешләр ачыкланды. Аларның тикшерү максатыннан Кайбыч районында Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов булып китте. Район үзәк сырхауханәсенә куратор итеп билгеләнгән табиб авыруларны кабул итте, аларның сәламәтлеген тикшереп, киңәшләрен бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot