news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясенә йомгак ясадылар

Район элемтә узелы начальнигы Игорь Канашов алты балага уку-язу әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырды.

(Кайбыч, 1 сентябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова).  Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясенә йомгак ясадылар, дип яза җирле басма.

Чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән әлеге тантанада балалар, әти-әниләре, укытучылар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга быел унберенче тапкыр, Белем көне алдыннан, мәктәп һәм спорт формалары, портфельләр һәм уку әсбаплары тапшырдылар.Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән тамаша залының яртысында диярлек балалар урын алган. Быел мәктәп бусагасын атлап керәчәк “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары алар өчен матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгән.

Бәйрәмне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде:

– Менә инде унберенче ел рәттән без сезнең белән бергәләп балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәбез. Әлеге вакыт эчендә 1500дән артык балага шатлык бүләк иттек, – диде ул. – Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә – районыбыз халкына, хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәм. Үсеп килүче буын бу дөньяда яхшылык һәм гаделлек барлыгын белергә, тоярга тиеш. Әгәр бу сыйфатлар яшәсә, тормыш матур, эш-гамәлләребез уң булыр.

Быелгы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче “Наз” фонды да кушылган. Фонд директоры Нурания Сәйфетдинова беренче класска баручыларга “Нәниләргә әлифба” китабын тапшырды. Ул мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйларга теләкләрен дә җиткерде.

– Без барыбыз да балачактан. Укырга керү – мәңге онытылмаслык вакыйга ул. Тырышып укыгыз, бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз. Тирәбездә ярдәмчел кешеләр күп булуын да онытмагыз, үзегез дә игелек кылыгыз, –диде ул.

Район мәктәпләренең төрле классларында белем алучы укучыларга уку кирәк-яракларын һәм кием-салымны, матур теләкләрен әйтеп, тантанага килгән җитәкчеләр тапшырды.

Һәр елдагыча, элемтәчеләр быел да махсус бүләк әзерләгән. Район элемтә узелы начальнигы Игорь Канашов алты балага уку-язу әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырды.

“Гаилә икенче бер гаиләгә ярдәм итә” акциясе дә укучыларга мәктәпкә җыенырга булышлык итүнең махсус чарасы булып тора. Бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ балаларга әлеге акция барышында җыелган акчага алынган китап-дәфтәрләрне һәм ярдәм итүчеләр биргән бүләкләрне дә тапшырдылар.

Барлык балаларның да йөзендә шатлыклы елмаю иде бу көнне. Олы Тәрбиттән килгән Валя да куанган.

– Без беренче класска сигезәү барабыз. Бүген монда дус кызым Наташа белән килдем. Матур киемнәр дә, ручка-дәфтәрләр дә алган идек инде. Ә бүген безгә портфельләр бирделәр. Аның эчендә дәфтәрләр һәм карандашлар да бар, - диде ул.

Бәлидән Марина Бердникова белән дә сөйләшеп алдым.

– Үзем әлегә өченче балам белән декрет ялында утырам, тормыш иптәшем балык хуҗалыгында эшли. Кече улыбыз Роман – беренче, олысы Владимир икенче класска укырга бара. Безнең гаиләне акциягә керткәннәрен белгәч, бик куандым. Аны оештыручыларга һәм үткәрүчеләргә зур рәхмәт.

Бәйрәм кунакларына тәм-томнар да бирделәр әле. Иртәгә алар, өскә яңа форма киеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә бара. Быелгы уку елы да барлык укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уңышлы булсын иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100