news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә йомгак ясадылар

Быел әлеге акция кысаларында 380нән артык балага ярдәм күрсәтелде.

(Кайбыч,  25 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова).Кайбыч районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"" акциясе быел да оешкан төстә узды. Күркәм традиция буенча, бу атнада әлеге хәйрия акциясенә йомгак ясадылар, дип яза җирле басма.

Алдагы елларда район мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы чара быел "Кайбыч" боз мәйданында гөрләде. Ул 22 август – Россия Федерациясе Флагы көненә туры килде. Мәйдан байрактагы төсләр – ак, зәңгәр, кызыл төстәге шарлар белән бизәлгән, шунда ук «Россия – бөек кешеләр иле», «Ныклы гаилә» баннерлары янында фотога төшәргә дә мөмкин иде. Чүти мәктәбеннән килгән «Зөбәрҗәт» бию төркеме чыгышыннан соң, мәйданга быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк укучыларны һәм аларның укытучыларын чакырдылар. Алар районда барлыгы 135 бала. Узган еллардан аермалы буларак, беренче класска укырга баручыларның барысына да уку әсбаплары салынган мәктәп сумкалары тапшырдылар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин малай һәм кызларга ак юллар теләде һәм акцияне үткәрүдә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт әйтте:

– Бүген шундый матур итеп киенеп бәйрәмгә килгәнсез, барыгызга да укуыгызда уңышлар телим, – диде ул. – Мәктәп еллары гомергә истә калырлык булсын, тырышып укыгыз. Быел без 380нән артык баланы сөендерәбез. Шушы акциягә кушылып, укучыларны шатландырган өчен хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне ирештерәм.

Район мәктәпләренең төрле классларында белем алучы укучыларга уку кирәк-яракларын һәм мәктәп, спорт формаларын тантанага килгән районның оешма-предприятие җитәкчеләре тапшырды. Безнең район белән даими хезмәттәшлек итүче, килгән саен Кайбычны, аның балаларын яратып китүче «Наз» хәйрия фонды Президенты Нурания Сәйфетдинова бу юлы балаларга уку әсбаплары җыелмасы, ә беренче класска баручыларның укытучыларына бүлмә гөлләре алып килгән.
Һәр елдагыча, элемтәчеләр махсус бүләк – дүрт балага уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкалары әзерләгән. Полиция хезмәткәрләре өч баланы мәктәпкә җыендырган.
«Гаилә гаиләгә ярдәм итә» акциясе дә укучыларга мәктәпкә җыенырга булышлык итүнең махсус чарасы булып тора. Социаль яклау бүлеге тарафыннан район мәктәпләре волонтерлары, мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, ул бишенче тапкыр үткәрелде. Бу акция кысаларында якшәмбе базарында махсус куелган савытка кемдер акча салды, кемдер уку кирәк-яраклары һәм кием-салым калдырды. Кыскасы, теләге булган һәркем хәленнән килгәнчә булышты. Бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ балаларга әлеге акция барышында җыелган акчага алынган уку-кирәк яракларын тапшырдылар.

Кайбычта бүгенге көндә 212 күп балалы гаилә бар, аларда 680 бала тәрбияләнә. Быел дүрт баласы мәктәпкә барачак биш гаилә бар. Ә Федоровскоеда яшәүче Ирина һәм Дмитрий Ивановлар биш бала тәрбияли, быел аларның барысы да мәктәпкә белем алачак. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мондый тырыш, күп бала тәрбияләүче гаиләләрнең күп булуын теләп, Ивановларга истәлекле бүләк тапшырды.

– Тормыш иптәшем агрофирмада каравылчы, үзем авылыбыздагы балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшлим, – диде Ирина. – Кечкенәбез Никита быел беренче класска, Мария дүртенчегә, Евгения бишенчегә, Виктория җиденчегә, Александр тугызынчыга бара. Биш баланы мәктәпкә җыендыру җиңел түгел, билгеле. Әнием ярдәм кулы сузды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә балаларыбызны ел саен катнаштыралар. Быел менә бөтен гаиләбез белән килдек. Шулай матур бәйрәмгә чакырулары өчен җитәкчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәт.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100