news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта кышкы спорт сезоны чаңгы буенча эстафета ярышлары белән ябылды

Эстафета ярышларында Олы Кайбыч мәктәбе командасы чемпион булды.

Кайбычта кышкы спорт сезоны чаңгы буенча эстафета ярышлары белән ябылды
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 22 март, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Олы Кайбычтагы чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан район башлыгы призына чаңгы буенча катнаш эстафета ярышлары үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар мәктәп укучылары, шулай ук оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында үткәрелде. Һәр команда составында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз бар иде. Ярыш кагыйдәләре буенча, икешәр команда да катнаша ала иде. Старт сызыгына иң беренчеләрдән булып яшь чаңгычылар басты.

Мәктәпләрнең 2006 елга кадәрге һәм аннан да яшьрәк, 5-9 һәм 9-11 класслар командалары җитезлектә көч сынашты. Аннары чаңгы юллары оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командаларына бирелде.

2006 елга кадәрге һәм аннан да яшьрәк укучылар командалары арасында беренче урынны Мәлки мәктәбе командасы яулады. Олы Подберезье һәм Чүти мәктәпләре икенче-өченче урыннарны бүлеште. 5-9 класслар укучылары арасында беренчелек Иске Тәрбит мәктәбе командасында.

Борындык мәктәбе укучылары – икенче, Чүти мәктәбе өченче урында. 9-11 класслар арасында беренче урында да, икенчедә дә Иске Тәрбит мәктәбе командасы. Бу яшь категориясендә әлеге мәктәп ике команда әзерләп килгән иде. Ә Чүти мәктәбе командасы өченче урынны яулады.

Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында Чүти авыл җирлеге командасы өченче урынга лаек булды. Икенче урында – Мәлки авыл җирлеге. Ә чемпион исемен составында педагоглар – Гөлинә Габдрахманова, Фәнил Зиннуров һәм Максим Смелов булган Олы Кайбыч мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләргә медальләрне, Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100