news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта “Кошман батырлары” турнирында җиңүче тәкә алды

Беренче тапкыр үткәрелгән турнирда Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады.

Кайбычта “Кошман батырлары” турнирында җиңүче тәкә алды
kaibicy.ru/news/hәbәrlәr/koshman-batyrlary-turnirynda-icheg-tk

(Кайбыч, 12 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Кайбыч районы Кошман мәктәбенең спорт мәйданчыгында “Кошман батырлары” кубогына милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда Кошман, Мәлки, Кече Мәме, Иске Тәрбит, Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары, барлыгы 50дән артык яшь көрәшче катнашты.

Әлеге ярышны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырды. Бәйгене тантаналы төстә ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык көрәшчеләрне сәламләде һәм уңышлар теләде.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, бәйге башланды. Биш сәгатькә якын барган көрәштә җиңүчеләр ачыкланды. Бу авылның элеккеге батырларына лаеклы алмаш үсеп килә.

Беренче тапкыр үткәрелгән турнирда Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, медальләр, бүләкләргә һәм символик бүләк – тәкәгә лаек булдылар. Икенче урынны – Иске Тәрбит, өченче урынны Олы Подберезье мәктәпләре командалары яулады.

Шәхси һәм командалар беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне 1975 ел Сабан туе батыры Фәргать Садриев, Алексей Макаров һәм ярышларның баш хөкемдары Юрий Михайлов тапшырды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100