news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта корылык китергән зыянны билгеләделәр

Районга “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм министрлык вәкиле килде.

(Кайбыч, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Соңгы өч айда яңгырлар булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көтелгән уңышны ала алмады. Корылык китергән зыянны билгеләү максатында Кайбычка “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде, дип яза җирле басма.

Вертолеттан аларны Чүти авылы янындагы чөгендер басуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, »Дубрава» җәмгыятьнең өч филиалы директорлары каршы алды.

- Хәзерге вакытта район басуларында игеннәрдән бушаган кырларда туңга сөрү, туфрак эшкәртү, кукурузны силоска салу бара. Әлегә шикәр чөгендере алуга керешмәдек. Соңгы өч айда яңгырлар булмау сәбәпле, аның уңышы узган елгыдан кимрәк көтелә. Җирнең каты булуы туңга сөрү барышы темпларына тискәре йогынты ясый. Бер гектар җирне эшкәртү өчен вакыт та, ягулык та күбрәк сарыф ителә, - диде район башлыгы эш барышы белән таныштырып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100