news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде

Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл бирелде.

Кайбычта комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде
Кайбыч таңнары

(Кайбыч, 24 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтүе начальнигы Радик Зыятдинов рәислегендә махсус оештырылган комиссия Кайбыч районындагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Техниканы үзара тикшерү барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча “Гөбенә” агрофирмасы, мөмкин булган 50дән 47 балл туплап, беренче урынга чыкты. 45әр бал белән “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмалары икенче урынны алды. Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100