Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта «Кичке уен» фольклор бәйрәме булды
Бу көнне Кайбычта «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә катнашты.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кайбыч районында традицион «Кичке уен» фольклор бәйрәме үз мәйданына быел 400гә якын катнашучыны жыйды. Кайчандыр район кысаларында гына башланып киткән бу бәйрәмгә тирә-күрше районнардан һәм төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталарын да кабул итте.
Күп милләтле Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, «Кичке уен» һәр елны гасырлардан бирле дустанә аралашып яшәүче милләтләрнең иҗат осталыкларын, халык уеннарын киң катлам тамашачыга тәкьдим итү өчен менә дигән урын. Чөнки элек-электән һәр милләтнең дә үзенә генә хас йола-уеннары булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне Кайбычта «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә катнашты. Анын рәисе Кадрия Идрисова районнардан килгән ханымнарга мөрәҗәгать итеп менә мондый йолаларны, кичке уеннарны башка авылларда да оештырырга, анда да яшьләрне катнаштырырга кирәк, диде.
«Кичке уен»да яшь жырчылар Базарбай Бикчәнтәев, Айдар Рәкыйпов кайбычлыларга узләренең дәртле җырларын бүләк итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз