news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта каты көнкүреш калдыкларын капчыклап җыялар

Районда игълан ителгән Экологик иминлек елы каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителү белән үзенчәлекле булды.

(Кайбыч, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Кайбыч районында игълан ителгән Экологик иминлек елы каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителү белән үзенчәлекле булды. Капчыклап чүп җыю һәм түгү районның барлык авыл җирлекләрендә дә хуплау тапты, дип яза җирле басма.

Район Советының чираттагы утырышында муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин көнкүреш калдыкларын капчыклап җыю һәм түгүне аңлап кабул итүләре һәм теләктәшлек белдерүләре өчен, халыкка рәхмәтен депутатлар аша җиткерергә кушты. Альберт Илгизәрович моңарчы бишенче класслы каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнгән оператор - эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинның лицензияләр пакетын алуы турында да хәбәр итте. Кирәкле документларны алу өчен шактый вакыт таләп ителде. Хәзер Рөстәм Хикмәтуллинның эшчәнлеге закон таләпләре нигезендә алып барыла. Ул, бернинди чикләүләрсез, теләсә кайсы класска караган калдыкларны җыя алачак. Димәк, моңа кадәр вакытлыча гына төзелгән килешүләр хәзер барлык юридик һәм физик затлар белән дә яңадан төзелергә тиеш. Чөнки «Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы» Федераль законның 24.6 маддәсе нигезендә, каты көнкүреш калдыкларын җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмүне бары тик оператор гына башкара ала.

Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, Федоровское, Кече Мәме, Надеждино, Мөрәле, Олы Подберезье, Олы Урсакта чүп түгү урыннары юкка чыгарылган. Әлеге эш башка авылларда да дәвам итә.

Моңа кадәр Олы Кайбычта гына капчыклап чүп җыелмады. Биредә яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын контейнерларга чыгарды. Хәзер хәл үзгәрә: контейнерлар алына. Район үзәгендә яшәүчеләр дә, башкалар кебек, чүп-чарны капчыкларга җыеп барачак һәм билгеләнгән көндә капка төпләренә чыгарып куярга тиеш була.

– Капчыклап чүп җыюның матур нәтиҗәсе безнең күз алдында, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. – Кайбычыбыз көннән-көн чистара бара. Элеккеге чүплек урыннарына агачлар утыртырга кирәк булачак. Оператор закон нигезендә эшли башлагач, алдан вәгъдә иткәнебезчә, килешү һәм чүп түккән өчен түләгәнлеккә квитанция булган очракта, социаль яклау органнары аша субсидия алырга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта халыкка квитанцияләрне тарату һәм түләү механизмы булдырыла. Бу система якын арада эшләп китәр дип ышанабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100