news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта көзге чакырылыш төгәлләнде

Быелгы көзге чакырылышта 32 егет солдат формасы кияргә өлгергән.

(Кайбыч, 18 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Быелгы көзге чакырылышта 32 егет солдат формасы кияргә өлгергән. Егетләрнең соңгыларын узган атнаның якшәмбесендә озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Хөрмәтле райондашлар! Бүген без бирегә Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылышта соңгы партия егетләрне озатырга җыелдык. Беренчедән – әти- әниләренә Ватаныбызны сакларлык көчле, сау-саләмәт егетләр үстерүләре өчен рәхмәт. Бер ел вакыт сизелмичә дә үтеп китәр", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров егетләрне озату тантанасында.

Егетләргә кырыс шартларда хезмәт иткәндә түземлелек, әти- әниләренә сабырлык теләп калабыз. Армиядән куркырга кирәкми, чөнки Россия армиясе дөньяда заманча технологияләр, техника белән тәэмин ителгән иң көчле армияләрнең берсе.

Ул шулай ук, егетләрнең әниләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр дә тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100