news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта ит продукциясе җитештерә торган модульле завод ачылды

Завод 5 миллион сумлык грант ярдәмендә төзелгән.

Кайбычта ит продукциясе җитештерә торган модульле завод ачылды
Луиза Сөнгатуллина

(Кайбыч, 14 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Тиздән Кайбыч халкы районда җитештерелгән казылык, кулдан ясалган пилмән, кәтлит һәм башка ярымфабрикатлар сатып ала башлаячак. Чүти авылында ачылган “Йолдыз” кооперативында җитештерәләчәк ул. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кооператив белән Рафаэль Щукин җитәкчелек итә. Монда ит продукциясе җитештерү буенча модульле завод ачылды. Модульле ит җитештерү заводы 5 миллион сумлык грант ярдәмендә төзелгән.

Әле шушы көннәрдә генә Чүтигә Мәскәүдән “Модуль-агро”ның генераль директоры Назар Антонов килде. Казахстаннан Кайбычка кадәр 2200 чакрым юл узып килгән Ануарбек Байменов та завод белән танышу өчен безгә кадәр килгән. Аның да исәбе үзләрендә шундый завод ачу.

Казылыклар әзерләү буенча Мәскәү белгече Евгений Гавриш рецепты буенча Чүти фермерлары итеннән әзерләнгән өч төрле казылык, сарык итеннән әзерләнгән деликатеслар тәкъдим ителде.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина алар белән аралашты. Бу завод халкыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү белән бергә өстәмә эш урыннары булдырырга да ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100