news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Иске Чәчкабның фольклор коллективы кич утыру йоласын сәхнәләштерде

Кайбыч районы мәдәният бүлеге тарафыннан игълан ителгән "Халкым хәзинәсе" исемле фестиваль-конкурсның сайлап алу туры дәвам итә.

(Кайбыч, 13 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы мәдәният бүлеге тарафыннан игълан ителгән “Халкым хәзинәсе” исемле фестиваль-конкурсның сайлап алу туры дәвам итә, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Халыкның гореф-гадәтләренең ролен һәм әһәмиятен күтәрү максаты белән үткәрелүче әлеге бәйге районыбыз авылларының фольклор коллективлары арасында үткәрелә.

Бүген Иске Чәчкаб авылының Наилә Сибгатуллина җитәкчелегендәге иҗат коллективы сәхнәдә бик матур итеп каз өмәсеннән соң кич утыру йоласын сәхнәләштерде. Авылның өлкән яшьтәге абый-апалары, һәм яшьләр җырлады, биеде, шигырь сөйләде, табышмак әйтеш һәм орчык уены уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100