news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта инвалидлар ункөнлеге башланды

1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.

(Кайбыч, 3 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында 1-10 декабрьдә традицион Инвалидлар ункөнлеге үтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да аның кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла. Декада дәвамында "Шәфкатьлелек поезды" хәйрия акциясе үткәрелә. Аның кысаларында инвалид балаларның өйләренә барачаклар.

Мәктәпләрдәге тимурчылык отрядлары һәм волонтерлар да рейдка чыга. Китапханәләрдә әдәби кунакханә һәм «Яшәү үзе батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшли. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидларның хокуклары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре биредә иҗади эшчәнлек буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Әлеге үзәкнең "Әкият" курчак театры инвалид балалар өчен "Каз бәбкәсе" спектаклен әзерләгән. Башка шәһәр һәм авыллардагы интернат-йортларда яшәүче якташларыбызның да хәлен белү планлаштырыла.

Күркәм традиция буенча, быел да инвалид бала тәрбияләүче әниләрне район үзәгендәге кафега җыялар. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында уза. 

1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100