news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта инвалид балалар катнашында кәгазь самолетлар очыру буенча бәйге үтте

Әлеге бәйгедә Апас, Алексеевск, Буа, Кайбыч районнары мәктәпләреннән кырыкка якын бала катнашты.

(Кайбыч, 11 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта кәгазь самолетлар очыру буенча инвалид балалар катнашында бәйге үтте , дип яза җирле басма.

Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар декадасы һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә кәгазь самолетлар очыру буенча ачык ярыш үткәрелде.

Әлеге бәйгедә Апас, Алексеевск, Буа, Кайбыч районнары мәктәпләреннән кырыкка якын бала катнашты.

Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова ярышта катнашучыларны, кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән сәламләде. Анда шулай ук, Татарстан Республикасының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни- техника бүлеге мөдире Алина Макарова да катнашты. Барлык призлы урыннарны яулаучыларга грамотолар, сертификатлар, бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot