Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар белән очрашу узды
Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикле булган 56 бала исәпләнә.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыя таңнары»). Инвалидлар ункөнлегенә старт бирелгәч, Кайбычта ел саен инвалид бала тәрбиялүче аналар белән җылы очрашу уза. Бу хакта район газетасы яза.
Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикле булган 56 бала исәпләнә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән узучы бу очрашуны аналар ел саен көтеп ала. Чөнки, үзләре әйткәнчә, бер-берсе белән аралашалар, күңелендәгесен бушаталар, тормыш мәшәкатьләрен онытып торалар. Альберт Илгизәрович аларның барысын да олы йөрәкле аналар дип атады, алга таба да гел ярдәм итеп торачакларын белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Казан шәһәрендәге «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итү фонды директоры Нурания Сәйфетдинова бу юлы да аналарның барысына да бер кочак бүлмә гөлләре алып килгән иде. «Кайбычка яратып, ашкыным киләм. Чөнки монда барлык чаралар да оешкан төстә уза», — диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова авыру бала тәрбиялүче аналарга мөрәҗәгатендә: «Нинди генә проблемагыз булса да, хәбәргә керегез, без сезнең белән», — диде, телефон номерын да бирде.
Очрашу табын артында мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Аналарга район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары, балаларына исә алар яраткан газета-журналларга подписка бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз