news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта “Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды

2016 елның июнь-августында, мәсәлән, республикада 175 юл һәлакәте күзәтелгән, аларда җиде баланың гомере өзелгән.

(Кайбыч, 28 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбычта “Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды, дип яза район газетасы. 

ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатында 15 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!“ профилактик чарасы үткәрелә.

Җәйге каникулларга санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, балаларның буш вакыты арта, бу чорда аларга булган игътибарны бермә-бер көчәйтергә кирәк. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең өчтән бер өлеше нәкъ менә җәйге каникуллар вакытына туры килә. 2016 елның июнь-августында, мәсәлән, республикада 175 юл һәлакәте күзәтелгән, аларда җиде баланың гомере өзелгән, 181е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Татарстанда агымдагы елның дүрт аенда 16 яшькә кадәргеләр катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кызганыч, ике бала һәлак булган,146сының сәламәтлегенә зыян килгән. ЮХИДИ инспекторлары чара барышында мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсендә юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауга, юл аша чыгу кагыйдәләренең үтәлеше һәм башкаларга игътибарны арттырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100