news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта «Иделкәем» смотр-⁠конкурсының зона туры узды

Нәтиҗәләр республика буенча барлык зоналарда да сайлап алу турлары узгач игълан ителәчәк.

(Кайбыч, 17 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан ел саен үткәрелүче «Иделкәем» смотр-конкурсының зона туры  узды. Олы Кайбыч мәдәният йортына килеп, театр сәнгатен сөюче балалар өчен бушлай тамаша карау мөмкинлеге дә иде әле ул, дип яза җирле басма.

«Иделкәем» бәйгесе балалар һәм яшүсмерләрнең сәләтен барлау, иҗади эшчәнлеген, милли мәдәнияткә игътибарын арттыру максатында үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде. Районда театр сөючеләрнең күп булуын, курчак театры коллективларының да уңышлы эшләп килүен, Венера Сафиуллинаның аңа юл ачучыларның берсе булуын әйтте.

Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да балаларга да уңышлар теләде. Венера Маратовна «Әкият» дип исемләнгән ике курчак театры коллективын җитәкли. Аларның берсе «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, икенчесе район мәдәният йортында эшли. Беренчесенә югары класслар укучылары йөрсә, икенчесендә кечерәкләр шөгыльләнә. Быелгы «Иделкәем» бәйгесендә аларның икесе дә уңышлы чыгыш ясады. Яшь артистлар арасында Олы Кайбыч мәктәбенең 10 класс укучысы Зилә Сөнгатуллина да бар иде.

– Курчак театры коллективында бишенче класстан бирле шөгыльләнәм. Бу миңа бик ошый. Курчаклар белән уйнау җинел дип уйлаучылар ялгыша. Чынлыкта аларга җан кертү, дөрес итеп хәрәкәтләндерү бик авыр, –диде ул. – Безнең төркемдә өч кыз – Азалия Хәмидуллина, Алмазия Тимершина һәм мин. Җитәкчебез Венера Сафиуллина киңәшчебез, иптәшебез, терәгебез дә. Бергәләп эшләү дәверендә ул безнең икенче әниебезгә әверелде. Уңышларыбыз да күз алдында. Санкт-Петербургта үткән «Вдохновение лета» һәм Казанда узган «Кит» бәйгеләрендә 3 урын яуладык һәм соңгысында «Халык традицияләрен саклаган өчен» дип исемләнгән махсус приз иясе булдык. Узган елның декабрендә «Халык курчак театры» исеменә лаек булдык. Шуңа да шатлыгыбызның чиге юк. Ничә ел «Иделкәем» конкурсында катнашып, зона турының быел беренче тапкыр безнен районыбызда үтүенә дә горурлык хисләре кичерәбез.

Олы Урсак авылында да театр сөючеләр үсеп килә. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Сафиуллина җитәкчелегендә өч елдан бирле эшләп килүче «Әдәбият сөючеләр» түгәрәгенә йөрүче укучылар шигырь, хикәяләр генә иҗат итеп калмыйлар, театр сәнгатенең дә нечкәлекләренә төшенәләр. Алар Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен сәхнәләштерде. Аны Әниләр көне уңаеннан мәктәптә дә күрсәткәннәр, якын кешеләренә әнә шундый матур бүләк ясаганнар. Күрше-тирә районнардан килгән яшь артистлар да оста итеп уйнады. Кама Тамагы районының «Вообрази» театр коллективы Михаил Шевченконың «Метельная ночь» спектаклен тәкъдим итте. Бөек Ватан сугышы елларында немецлар белән бер авылда яшәгән балалар турындагы әсәр күңелләрне нечкәртте. Балаларның уйнавы гына түгел, декорация, костюмнар, хәтта китаплар да шул чорны күзалларга булышты.

Апасның «Мушкетеры» һәм Кама Тамагы районы Олы Кариле авылының «Яшьлек» балалар театр коллективлары Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» спектаклен өйрәнеп килгән. Бер үк әсәрне сайласалар да, һәрберсе үзенчәлекле итеп уйнады. Апас районының Олы Күккүз китапханәсендә эшләп килүче «Серле дөнья» курчак театры коллективы Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен күрсәтте. Зона турының икенче көнендә Югары Ослан, Чүпрәле, Буа районыннан килгән балалар һәм яшүсмерләр чыгыш ясады. Катнашучыларның чыгышын Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, әлеге үзәкнең баш белгече Рифат Миндубаев бәяләде, барысына да дипломнар тапшырдылар. Нәтиҗәләр республика буенча барлык зоналарда да сайлап алу турлары узгач игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100