news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта иң яхшы укытучыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар

Бу очрашуда укучылары яки үзләре район, республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйге-фестивальләрдә җиңү яулаган педагоглар җыелган иде.

(Кайбыч, 25 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Район Советының актлар залында узган бу очрашуда укучылары яки үзләре район, республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйге-фестивальләрдә җиңү яулаган педагоглар җыелган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге очрашуда укытучы һөнәренең мөһимлеге, уңышлы эшләү алымнары, рейтингны күтәрү өчен укучыларның олимпиадаларда, конкурсларда республика күләмендә җиңүенә ирешү һәм башкалар хакында сүз барды.

Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, мәсәлән, быел "Авыл укытучысы" республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Физкультура укытучылары укучыларының спорттагы һәм башка уңышлары өчен бүләкләнде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына да акчалата сертификатлар тапшырды. Бу көнне "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчеләре дә сертификатлы булды.

"Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы" бәйгесендә беренче урынга чыккан Федоровское мәктәбе укытучысы Рамилә Тимергалиева, икенче урынны яулаган Римма Васильева (Иске Тәрбит) Альберт Рәхмәтуллин кулыннан сертификат алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot