news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта хоккей бәйрәме узачак

ТРның Хоккей федерациясе 16 декабрьдә Кайбычның боз мәйданчыгында «Әтиемне, әниемне һәм хоккей яратам» дигән хоккей бәйрәме үткәрергә җыена.

(Кайбыч,  22 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). ТРның Хоккей федерациясе 16 декабрьдә Кайбычның боз мәйданчыгында «Әтиемне, әниемне һәм хоккей яратам» дигән хоккей бәйрәме үткәрергә җыена, дип яза район газетасы.

Әлеге бәйрәм турында редакциягә федерация вәкиле Артур Садриев хәбәр итте. «Әлеге спорт чарасы Тимченко фонды, РФ Хоккей федерациясе белән берлектә уздырыла. Ул 2 декабрьдә Биектау, 11 декабрьдә Балтач районнарында да оештырыла. Без алдан районнар җитәкчелеге белән сөйләштек һәм алар безнең идеяне хуплады», – диде ул. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов әйтеп узганча, фестивальне үткәрү урыны итеп Кайбычны сайлаулары урынлы. Чөнки бездә өлкәннәр, укучыларның хоккей командалары республика ярышларында җиңү арты җиңү яулый, кызларның да аерым хоккей командасы бар. Тимченко фонды Елена һәм Геннадий Тимченко исемендәге хәйрия фонды Россиядәге иң зур гаилә фондларының берсе ул. Алар Россиядә һәм чит илләрдә хәйриячелек белән 20 елдан артык шөгыльләнә инде. Әлеге фонд гаиләләргә кагылышлы хәйрия проектларының дәвамлылыгына ирешү максатында җиде ел элек оештырылган. Эшчәнлеге актив озын гомерлелеккә ярдәм итүгә, балалар спортын үстерүгә, чит гаиләләргә тәрбиягә алынган балаларга ярдәм итүгә, мәдәният чаралары аша Россия төбәкләрен, халыкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Әлеге стратегик юнәлешләр Россиянең социаль проблемаларын системалы хәл итүгә, халыкара бәйләнешләрне ныгыту максатын күздә тота. Җәмгыятьнең өлкән буынга мөнәсәбәтен үзгәртүне төп эшчәнлекләренең берсе дип саный, аларның яшәү сыйфатын яхшыртуны кайгырта.

“Без спортны үстерү ягында. Кеше кайда яшәвенә, ничә яшьтә, физик мөмкинлекләре нинди булуына карамастан, аңа спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Без Россия төбәкләренең мәдәни үсешенә, мәдәни һәм тарихи мирасын саклауга өлеш кертәбез. Россия һәм дөньяның башка илләре белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру өчен «мәдәни күпер» салабыз. Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итәбез. Үз тормышын һәм тирә-юнен яхшы якка үзгәртергә тырышучыларга булышабыз, – ди Елена һәм Геннадий Тимченко. Хоккей фестивале Мондый массакүләм хоккей акциясе беренче тапкыр былтыр үткәрелде һәм ул хоккейның җитмеш еллыгына багышланган иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә фестивальнең географиясе шактый киңәйде. Быелгы хоккей фестиваленә старт 19 ноябрьдә Ямало-Ненецк автономия округының Ноябрьск шәһәрендә бирелә һәм 30 декабрьдә Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә төгәлләнә.
“Узган елгы тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый бер көнлек турнир-фестивальләрне зур кече шәһәрләрдә, поселок-авылларда үткәрү мөһим. Чөнки ул бик күп катнашучыларны, тамашачыларны үзенә тарта. Әлеге проектның максаты – хоккейны ил күләмендә популярлаштыру. Фестивальдә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да катнаша ала. Тимераякта шуа белү мөһим түгел”, –диде фондның генераль директоры урынбасары Игорь Барадачев. Татарстандагы уен
“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” фестивале республикабызның өч районында үтәчәк. Боз мәйданы янәшәсендә күңел ачу шоу-⁠программасы, мини-⁠уеннар, бәйге-⁠викториналар оештырыла.

Фестиваль шартлары буенча, анда 6 дивизионда өч кешедән торган командалар катнаша. Дивизионнар малайлар, кызлар, гаилә командаларыннан тора. Малайлар һәм кызлар командалары яшь буенча төркемнәргә бүленә. Һәр дивизионда җиңү яулаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Үткәрү тәртибе Фестиваль турнир формасында берничә мәйданчыкка бүленгән боз мәйданчыгында үткәрелә. Матч олимпиада системасы буенча уза. Һәр уен дүртәр минутлык ике периодтан тора. Җиңү күбрәк алка керткән командага бирелә. Исәпләр тигез булган очракта, бер команда өстен чыкканчы буш капкага алка ыргыту билгеләнә.

Заявка бирү тәртибе Фестивальдә катнашырга теләгән һәр команда уенчыларга заявка бирә. Бер заявкада өч уенчы күрсәтелә. Командалар үз тимераякларын, шлемнарын, кәшәкәләрен (капкачы киеменнән башка) һәм башка киемнәр алып килә. Катнашырга заявкалар уеннар үткәреләсе урында фестиваль секретариатына тапшырыла яисә DL-fesn.rt@yandex.ru. электрон адресына җибәрелә. Тулырак белешмәне район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлегеннән алырга була, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100