news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта хезмәт алдынгылары слеты узды

Слет башланыр алдыннан авыл хезмәтчәннәре өчен спорт комплексында экскурсия оештырдылар.

(“Кайбыч таңнары”, 23 февраль, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары” , Луиза Сөнгатуллина). Кайбычта район башлыгы савымчы-терлекчеләрне бассейнга даими йөртү бурычын куйды. Район үзәгендәге “Салават күпере” спорт комплексында ике йөзләп терлекче-механизатор, белгечләр, җитәкчеләр катнашында узган алдынгылар слетында Альберт Рәхмәтуллин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Слет башланыр алдыннан авыл хезмәтчәннәре өчен спорт комплексында экскурсия оештырдылар. – Бу спорткомплексны күргәч, бик гаҗәпләндем. Бигрәк тә бассейнга. Үз гомеремдә бер тапкыр да бассейнда су коенганым юк, шунда ук суга чумасым килде. Бер коллегам белән су коену костюмнары сатып алырга кирәк, дип сөйләшеп куйдык. Ирем Геннадийга да кайткач күргәннәрем турында сөйләячәкмен. Ул узган ел лаеклы ялга чыкты, шулай да тракторда эшләвен дәвам итә әле. Үзем дә пенсия яшенә җитеп киләм инде”, – диде Салтыйган авылында яшәүче бозау караучы Елена Архипова.

– Шушы яшемә җитеп бассейнны беренче тапкыр күрүем. Җәй көне оныкларым кайткач, аларны ничек тә монда алып киләчәкмен, – диде Победа бистәсендә ферма мөдире булып эшләүче Галина Кузенкова. – Таналар караучы терлекчеләр Анатолий Расперетихин, Виктор Севастьянов, Виктор Кашарин, Николай Кузенков белән бергә намус белән эшлибез. Ә менә Багай фермасындагы яшь савымчы Тамара Шулаева узган ел агрофирмалар арасында йөзү буенча үткәрелгән ярышта шәхси беренчелектә икенче урынны яулаган. Ике баласы белән спорт комплексына йөри икән ул. Шулай да Кайбыч бассейнында әле бер тапкыр да коенып карамаган авыл хезмәтчәннәре күп. Тренажер залындагы спорт җиһазларын да күреп тә сокландылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100