news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта хатын-кызлар арасында йөзү ярышында җиңүчеләргә бассейнга абонементлар бирелде

Анда 15 оешмадан 45 хатын-кыз катнашты.

(Кайбыч, 12 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында хатын-кызлар арасында йөзү ярышы узды. “Салават күпере” спорт комплексында үткән ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм анда 15 оешмадан 45 хатын-кыз катнашты, дип яза җирле басма.

Шәхси беренчелектә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:
1 урында – Ольга Ефремова (Хуҗа Хәсән авыл җирлеге);
2 урында – Тамара Шулаева (Багай авыл җирлеге);
3 урында – Елена Кузнецова (Надеждино авыл җирлеге).

36 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:
1 урында – Елена Долгова (Мәлки авыл җирлеге);
2 урында – Гөлнара Сафиуллина (үзәк сырхауханә);
3 урында - Татьяна Ворожейкина (Кече Мәме авыл җирлеге).

50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:
1 урында –Роза Хәйруллина («Салават купере» комплексы);
2 урында – Валентина Охотникова (Кече Мәме авыл җирлеге);
3 урында – Кафия Тәхавиева ( Колаңгы авыл җирлеге).

Барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләре, истәлек медальләрен, бассейнга абонементларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100