news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта халыктан җыелган үзара салымны өстәмә финанслауны көтәләр

Район халкы үзара салымның файдасын бик хуп күрә.

(Кайбыч, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Фирәдә Сайранова). Кайбычта район үзәгендә дә, авылларында да тормыш кайный. Бу эшләрнең күбесе районда киң колач алган дәүләт программалары ярдәмендә башкарыла. Шул программаларның берсе, үзара салым буенча гамәлдә булганы, кайбычлылар күңеленә аеруча хуш килде, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

“Үзара салым программасы Татарстанда дүртенче, безнең районда өченче елын эшли, - ди район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. - Беренче елны анда муниципаль берәмлекнең алты авыл җирлеге катнашты. Аларның эш нәтиҗәсе күз алдында булгач, алга таба әлеге программага калганнар да кушылды”.

Авыл да, теләсә нинди шәхси хуҗалык кебек, көндәлек карап торуны – төзәтү, төзекләндерү, яңартуны таләп итә. Моны эшләмәсәң, ул тарала башлый һәм элекке хәлгә китерү өчен күбрәк чыгымнар кирәк була. Үзара салым шунысы белән уңайлы, халык авыл проблемаларын үзе теләгәнчә хәл итә ала. Бөтен эшне башкару өчен дә дәүләт программалары каралмаган бит. Авыл халкы җыйган һәр бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти.

“Былтыр район халкы 5 миллион сумнан артык акча җыйды, – дип сүзен дәвам итте Рәмис Хәялиев. – Республика бюджетыннан бу акчага 26 миллион сум өстәлде. Татарстанда 3 елда үзара салым программасы кысаларында авыл халкының 320 миллион сум акча җыюын исәпкә алсак, 31 миллион сум – шактый зур акча булып чыга. Кайбыч районы бу планда да республикада алдынгылар рәтендә”.

Район башлыгы урынбасары сөйләвенчә, һәр авыл җирлегендә диярлек акчаны бик теләп вак ташлы юл салуга тоталар. Һәм бу гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки юллар – тормыш артериясе. Ел башында авыл җирлекләрендә узган җыеннарда үзара салым акчасының нинди максатларда кулланылачагы ныклап сөйләшенде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина 12 төрдә эш тәкъдим итте, шул исәптән буа ясау-ны да. Җыенда авылның бер кешесе Әбрар Сәгыйди урамының берникадәр өлешендәге юлны төзекләндерүне сорады. Лилия Сафина бөтен акчаны бер эшкә тотканчы, шул акчага 12 төрдә эш башкару отышлырак икәнлеген әйтте. Юлларны дәүләт программасы ярдәмендә дә төзекләндереп булачагын аңлатты.

Районда программаны тормышка ашыруның бер юнәлеше булган зиратларны төзекләндерү дә 90 процентка үтәлгән, дип ышанып әйтергә була. Бу мәсьәләне беренчеләрдән булып хәл иткән Ульянково авыл җирлеге мисалына башкалар да иярде. Монда шундый үзенчәлек бар: авыл зур булса, акча да күбрәк җыела, кечкенә икән, акча да аз була, ә чыгымнар бертөрле. Ләкин бу мәсьәләләр барысы да үз чишелешен таба. Моннан тыш, юкка чыккан авыллардагы каберлекләр тирәләре дә төзекләндерелә. Уланово һәм Чистые Ключи зиратлары шундыйлардан. 2015 елда үзара салым акчасының яртысыннан артыгы зират тирәләрен тотып алуга китсә, 2016 елда су белән тәэмин итү, су каланчаларын санитар таләп¬ләргә җавап бирерлек хәлгә китерү өчен кулланылды. Су торбалары үткәрү һәм, авыл кешеләре хәтерләве буенча, 50-60 ел элек салынган искергән суүткәргечләрне яңарту халык өчен бик мөһим. Бу өлкәдә 2014 елны Олы Урсак авылы халкы матур үрнәк күрсәтте: меңәр сум акча җыеп, алар дәүләттән шактый зур ярдәм алды. Хәзер биредә һәр өйдә краннан тәмле чишмә суы ага, кыскасы, су белән тәэмин итү мәсьәләсенә нокта куелды. Быел Федоровское¬да үзара салым акчасын суүткәргечләр уздыру һәм юлга вак таш салуга тоттылар, бортаслыларның да су проблемасы хәл ителде, Иске Чәчкабта 3, Афанасьевкада 1 су каланчасының тирәсен яңа материаллар белән әйләндереп алдылар. Моннан тыш, янгын сүндерү гидрантлары урнаштырыла, чишмәләр һәм коелар төзекләндерелә.

Су җитмәү һәм аның сыйфатсыз булуы проблемасы район үзәге халкын да бик борчый иде. Программа ярдәмендә Олы Кайбыч халкының яртысы диярлек сыйфатлы су белән тәэмин ителгән. Алар үтенече буенча, мәктәп буенда җәяүлеләр өчен юл ясалды. Ул Мансур Закиров урамында яшәүчеләргә юлларын кыскартырга мөмкинлек бирә (әле аларга зур әйләнеш ясарга туры килә иде). Шулай ук Бәрле елгасы аша зиратка илтүче җәяүлеләр өчен дә күпер салынды. Ә Гөбенә елгасы аша берьюлы 2 күпер төзелә – Сосновкада һәм Олы Тәрбиттә. Рәмис Рафисович сүзләренә караганда, эш тукталып калмасын дип, аны башкару өчен төрле подрядчиклар җәлеп ителә. Аларның күбесе җирле эшмәкәрләр, бу, үз чиратында, сыйфат, ышаныч һәм эш урыннарын гарантияли.

Ләкин кайбычлыларны тормыш сыйфаты гына борчымый. Шунысы куанычлы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районның барлык авылларында да үзара салым акчасына өр-яңа һәйкәлләр төзелде яки булганнары төзекләндерелде.

“Быел үтәчәк чираттагы үзара салым буенча референдумны уздыруда үзгәрешләр бар, – диде Рәмис Хәялиев. – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә тавыш бирү бюллетенендә үзара салым акчасына башкарылачак эшләрнең төп юнәлешләре билгеләнәчәк һәм аларны башкару өчен таләп ителгән акча күләме алдан күрсәтелми. Сайлаучыларыбыз әлеге исемлекнең бик озын булганын яхшы хәтерлидер, мөгаен. Алдагы еллардан аермалы буларак, Хөкүмәт халыктан җыелган акчаны беренче квартал нәтиҗәләре буенча өстәмә финанслаячак”. Анеың аңлатуынча, моңарчы бу ярты ел нәтиҗәләре буенча эшләнә һәм уңайлы вакыт кулдан ычкына иде, мәсәлән, быел район Хөкүмәт өстәп биргән акчаны сентябрь башында гына алды. Хәзер бу үзгәреш үзара салым акчасыннан кулай срокларда файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Без алдагы референдумнарда актив катнашкан барлык район халкына, авылда җәйге чорда гына яшәүчеләргә, битараф булмаган якташларыбызга рәхмәтле. Үз проблемаларыбызны хәл итәргә бергәләп алынмасак, безнең өчен моны беркем дә эшләмәячәк. Дәүләт программасын тормышка ашыру дәвам итә, авылларыбыз яшәешен яхшы якка үзгәртү мөмкинлегеннән тулысынча файдаланып калырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100