news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагы тапшырдылар

Аны Тынычлык байрагы Халыкара комитетының вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко тапшырды.

(Кайбыч, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). "Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының 70 еллыгы" программасы кысаларында Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагы тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тынычлык байрагы – амарант төсендәге боҗра эченә өч түгәрәк ясалган флаг. Аны Тынычлык байрагы Халыкара комитетының вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко тапшырды. Ул әлеге районнарда яшәүчеләрнең барысына да тынычлык һәм иминлек теләде.

Узган елдан башлап, ул Татарстан буйлап сәяхәт итә. Бу көздә республиканың барлык районнарында да булып чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot